Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда илкүләм проект буенча 220 км төбәк һәм җирле автомобиль юллары төзекләндереләчәк

Сафин шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Безнең ишегалды»программасын гамәлгә ашыру анонсланган булуын искәртте.

Татарстанда 2020 елда илкүләм проект буенча төбәк һәм җирле әһәмияттәге 220 км автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, милли проект буенча эшләр 84 объектта башкарылачак. «Татарстан „Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары“ милли проектын тормышка ашыруда катнаша. Ул 2017 елда федераль өстенлекле проект рәвешендә башланып китте һәм 2019 елда илкүләм статус алды", - дип билгеләп үтте Сафин.

Министр әйтүенчә, төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга дәүләт контрактлары барлык 84 объектта да төзелгән.

Сафин шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Безнең ишегалды»программасын гамәлгә ашыру анонсланган булуын искәртте.

«Быел аны үтәүгә керешәчәкбез. Хәзер муниципалитетларның башкарма комитетлары бу елга объектлар исемлеген формалаштыралар. Язгы чикләүләр төгәлләнгәч, төбәк юлларында ул 1 майда тәмамлана, бу программаны гамәлгә ашыруга актив керешәчәкбез", - дип тәмамлады ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев