Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда икмәк, шикәр комы, сөт сату бәясе узган елга караганда ике тапкырга кимегән

"Декабрьдә сөт сату бәясе моның кадәр түбән төшкәнен хәтерләмим", - ди авыл хуҗалыгы министры урынбасары.


("Татар-информ", Чулпан Шакирова). ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, республика җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең сату бәясе ике тапкыр төште, дип бәяли. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" уздырган матбугат очрашуында әйтте.

"Мул уңыш алу, ирешелгән нәтиҗәләр, шатлык, канәгатьлек хисләре күңелгә май булып ята, билгеле. Әмма авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләрдән шулкадәр зар, шалтыратулар кабул итәбез. Чөнки бүгенге көндә товарга бәя төште. Ашлык бәясе узган елгыга караганда ике тапкырга ким. Шикәр комы шулай ук ике тапкыр арзанайды. Узган ел без аны ярминкәләрдә 45 сумнан сатсак, быел - 30 сум. Ә җибәрү бәясе бөтенләй 26-27 сумны тәшкил итә. Бу - бик файдасыз бәя", - диде министр урынбасары.

Ул шулай ук башка продукцияләргә дә бәя төшүен билгеләп узды. Әйтик, кош һәм дуңгыз итенең дә бәясе тотрыклы түгел. Министрлык вәкиле сөт сату бәясеннән дә канәгать түгел. "Кайчан декабрь аенда сөт бәясе төшкәне бар иде? Мин министрлыкта үзем эшләгән чорда мондый хәлнең булуын хәтерләмим. Бу бик кызганыч хәл. Сөт җитештерү бәясе узган елга караганда 2,84 сумга түбәнрәк. Без ел нәтиҗәләре буенча, шушы продукцияләрдә генә дә 1,5 млн керемнән колак кактык. Бу - безнең авырткан җиребез. Кызганычка, бу безнең төбәктәге хәл генә түгел, бөтен Россиядә вазгыять шундый", - диде ул.

Николай Титов сөт бәясенең тотрыксыз булуын халыкның сыйфатка өстенлек бирмәвендә дә күрә.

"Белоруссия безгә коры сөт, сыр ашата. Хәзер бит сатып алучыга авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфаты мөһим түгел. Ә бездә җитештерелгән товар сыйфаты ягыннан аерылып тора. Без башка елларда, кышкы периодта да республикадан 400 тонна сөт чималы озаттык. Җәен 1000 тоннадан артыграк сөтне сата идек, бәясе дә канәгатьләнерлек булды. Бүген без республикадан 600 тонна сөт озатабыз. Кибеттә ипи, сөт бәясе төшмәде, ә базар, мин әйтер идем "кыргый базар", авыл хуҗалыгының башыннан сыйпамый, - диде Титов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев