Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән
Авария бүген иртәнге тугызлар тирәсендә республиканың Әтнә районында Казан – Әтнә автомобиль юлында булган.
Татарстанда ике җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән.
Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте бүген иртәнге тугызлар тирәсендә республиканың Әтнә районында Казан – Әтнә автомобиль юлында булган. Биредә «Лада Гранта» һәм «Лада Калина» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, ике машина да юл читенә төшеп киткән.
«Ашыгыч ярдәм табиблары авария булган урыннан ким дигәндә өч кешене хастаханәгә алып китте. Аларның берсе – 60 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз», - дип белдерде агентлыкка авариянең шаһитлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев