Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда еш кына мошенникларның тоткыннарына 30 яшьтән өлкәнрәкләр эләгә

Бу хакта узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак хәбәр итте.

"Мошенниклык очракларын анализлау күрсәткәнчә, аферистлар тоткыннарына ешрак 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләр эләгә. Әлеге яшьтәге алданган кешеләр саны 40% тан артып китә", - дип билгеләп үтте Изаак.

Алдауның иң киң таралган төре-янәсе, банк куркынычсызлык хезмәте хезмәткәреннән шалтырату, ул счеттан кемдер акча күчерергә яки салдырырга омтылуын хәбәр итә.

"Мошенниклар кешегә берничә конкрет сорау бирә. Алар теләсә нинди ысуллар белән банк картасы турында бөтен мәгълүматны ала», — дип сөйләде Владимир Изаак.

Министр урынбасары республика халкына мөрәҗәгать итеп, аларны аңлы һәм уяу булырга, банк картасы мәгълүматларын, бигрәк тә СVV-кодны — картаның кире ягында күрсәтелгән өч санны һич тә хәбәр итмәскә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев