Татарстанның Фәннәр академиясендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съездында катнашу өчен делегатларны сайлау буенча конференция узды. Чара барышында аның катнашучылары Татарстан экологиясенең актуаль проблемалары һәм аларны чишү юлларын санады.
Республиканың экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров чыгышында белдерелгәнчә, Татарстанда 2017 ел башыннан 5,6 меңнән артык табигатьне саклау кагыйдәләре бозылу ачыкланган. Шул ук вакытта аларның 96 проценты хәл ителгән.
«Ачыкланган кагыйдә бозуларның күпчелегенә чистартылмаган юынтык суларны агызу керә. 2017 елда су объектларына керүне чикләгән 200дән артык очрак теркәлгән. 2016-2017 елда Татарстанда әйләнә-тирә мохиткә зыян салу очрагы буенча 309 җинаять эше кузгатылган», - диде министр урынбасары.
Нет комментариев