Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда COVID-19дан яңа үлем очрагы расланган

15 июльдә Казанда 1961 елгы кеше вафат була.

Татарстанда бүген 31 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән

6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 25 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30дан 60 яшькә кадәр кешеләр.

Республика районнары һәм шәһәрләре буенча: 
1. Казан – 12
2. Яр Чаллы – 3
3. Алексеевск – 1
4. Балтач – 2
5. Биектау – 1
6. Зәй районы-1
7. Яшел Үзән – 2
8. Кайбыч – 1
9. Кукмара – 1
10. Лениногорск – 3
11. Мамадыш – 1
12. Түбән Кама – 1
13. Саба – 1
14. Ютазы районы-1

Барлыгы 17 июльгә Татарстанда 5157 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.

15 июльдә Казанда 1961 елгы кеше вафат була.

Ул 11 июльдә уртача авырлыктагы хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән өзлегенгән яңа коронавирус йогышы белән вакытлыча йогышлы госпитальгә урнаштырыла.
14 июльдә пациентның хәле кискен начарлана, реанимация бүлегенә күчерелә, ИВЛ аппаратына тоташтырыла. 15 июльдә йөрәк эшчәнлеге туктатыла. Башланган реанимация чаралары уңыш китерми, үлем теркәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев