Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда COVID-19дан ике яңа үлем очрагы теркәлгән

Ике очракта да үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән.

Татарстанда бүген 35 яңа COVID-19 бедән авыру очрагы расланган.
10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 25 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр (15 кеше).
Татарстан буенча Казанда – 19, Яшел Үзәндә-4, Яр Чаллыда-3, Актанышта – 2, Апас, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Нурлат, Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 11 июльгә Татарстанда 4964 COVID-19 белән авыру очрак теркәлгән.
Барлыгы 3835 кеше дәваланган.
Казанда яшәүче 1942 елгы бер ир-ат 6 июньдә Казан шәһәренең госпиталенә авыр дәрәҗәдәге хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония белән салына. Авыру дәвамы йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының хроник авырулары белән катлаулана. 11 июньдә хәле начараю фонында реанимация бүлегенә күчерелә. Алга таба үткәрелә торган терапия фонында хәле авырая. 16 июньдә пациентның хәле кискен начарлана, йөрәк эшчәнлеге туктала. 
20 июньдә Чистай район үзәк хастаханәсенә 1952 елгы, авыр дәрәҗәдә вируслы пневмония белән авырган COVID-19 вирусы белән килеп чыккан коронавирус йогышы белән пациентка хастаханәгә салына. Анда хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары була. Үлем 26 июньдә килеп чыга. 
Ике очракта да үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев