Татарстанда бер ел эчендә 376 шәһәрара пассажир ташучыга хокук бозулар өчен җәза бирелгән
Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәрара маршрутларда пассажирлар ташу шулай ук контрольдә булачак
Татарстанда быел шәһәрара маршрутларда эшләүче 376 пассажир ташучыны административ җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта Ространснадзор Урта Идел төбәкара автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр итте.
Ул республикада легаль булмаган пассажирлар ташучыларның эшчәнлеген кисәтү буенча эш дәвам итә, дип сөйләде.
Рамазанов ассызыклаганча, заказлы автобусларда пассажирлар йөртү рөхсәт ителми. "Пассажирларны автовокзаллардан гына алып, маршрут картасы булган очракта гына алып була», — дип билгеләп үтте ул.
Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәрара маршрутларда пассажирлар ташу шулай ук контрольдә булачак, дип ышандырды Радик Рамазанов.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/transport/22-12-2020/v-tatarstane-za-god-nakazali-376-mezhdugorodnih-perevozchikov-za-narusheniya-5794609
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев