Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны эзләү үзәкләре булдырылачак

"Хәрби дан клубы" хәрби хезмәткәрләр исемлекләре белән эшләү өчен Татарстан Хөкүмәтеннән финанс чаралар алды.

Татарстанның барлык районнарында Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләр турында мәгълүмат эзләү эшен алып барачак координация үзәкләре төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында «Хәрби Дан клубы» Татарстан ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов хәбәр итте.

Министрлар кабинеты белән бу эшнең район администрацияләре аша алып барылуы турында килештек. Барлык районнарда үзәкләштерелгән рәвештә эшләнәчәк», – дип сөйләде тарихчы.

Михаил Черепанов билгеләп үткәнчә, «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе Татарстан Хөкүмәтеннән финанс ярдәме алган. Акча Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү буенча эшкә җибәреләчәк. 

 

"Хәтер Китабы ясаган команданы хәтерлисезме? Мин аларны Җиңүнең 75 еллыгына хәбәрсез югалган кешеләрнең исемлеген карап аларның бер өлешен генә булса да табарга тырышырга чакырам. Кызганычка каршы, бу эшне бик азлар гына булдыра ала – бары тик профессионаллар гына. Андый кешеләр Татарстанда бишәү генә», - дип ассызыклады республика ассоциациясе рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев