Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган 28 урам ремонтланачак

Республикада "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проектының бер өлеше булып торган «Җиңү урамы» проекты тормышка ашырыла.

Татарстанда быел «Җиңү урамы» федераль проекты буенча 28 урам ремонтланачак, ул «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары»илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

 

"Бу тәкъдим  Җиңүнең 75 еллыгына туры китерелгән, сугыш геройлары хөрмәтенә аталган урамнар, проспектлар һәм мәйданнарны норматив хәлгә китерү өчен. Татарстан бу акцияне актив хуплады", - дип билгеләп үтелә министрлык хәбәрендә.

 

Агымдагы елда 16 урамда юл йөрү өлешенең капламын ремонтлау башкарылачак, ә 12 урамда алар янындагы тротуарлар төзекләндереләчәк һәм юл билгеләре куелачак. Шулай итеп, Казанда Җиңү проспекты һәм Рихард Зорге урамы участокларын «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары»илкүләм проекты акчалары хисабына ремонтлаячаклар.

 

Моннан тыш, «Җиңү урамы» проекты буенча программа акчасына Татарстанның тагын җиде районында объектларны ремонтлау планлаштырыла.

«Җиңү урамы» проекты халыкка Бөек Ватан сугышы геройлары турында искә төшерүгә юнәлдерелгән. Росавтодор мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта ремонт объектлары исемлеген формалаштыру төгәлләнеп килә. Шуннан соң тарихи белешмәләр һәм объектларны ремонтлау турында мәгълүмат белән интернет-ресурс эшли башлаячак. Төп мәйданчык «ВКонтакте» социаль челтәре булачак, анда аерым кушымта булдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев