Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда БДИдан югары балл җыючылар саны арткан

Республиканың барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да рус теленнән минималь баскычны үткән.

Быел республика буенча югары балл җыючылар саны узган елга караганда 0,8 процентка арткан. Иң югары балл җыючылар Бөгелмә, Саба, Яшел Үзән районнарында, шулай ук Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә булган. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов җиткерде. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коллегиядә Илдар Мөхәммәтов чыгыш ясап, быел БДИны 15 мең чыгарылыш укучысы, шулай ук 35 мең укучы йомгаклау дәүләт имтиханын тапшыруын җиткерде. Алдагы еллардагы кебек БДИны җәмгыять белеме, физика, биология, химия фәннәреннән тапшыручылар күп булган. Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, республика чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да минималь баскычны рус теле, профильле математика буенча үткәннәр. Минималь баскычны үтүдә ачыкланып бетмәгәннәр саны 0,07 процент, ил буенча ул 14,3 процентны тәшкил итә.

Быел республика буенча югары балл җыючылар саны узган елга караганда 0,8 процентка арткан. Иң югары балл җыючылар Бөгелмә, Саба, Яшел Үзән районнарында, шулай ук Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә булган. Илдар Мөхәммәтов: "Әлеге нәтиҗәләр - муниципалитетларда идарә һәм педагог оешмаларының эшенә югары бәя, барыннан да бигрәк системалы методик эш нәтиҗәсе, очраклылык булу мөмкин түгел", - дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев