Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бар тәрәзәләренә обрездан аткан хулиганны тотканнар

Татарстанда бар тәрәзәләренә обрездан аткан хулиганны тотканнар, дип хәбәр итә ТР буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Полициягә республиканың Яшел Үзән районы Октябрьский поселогында ату турында хәбәр килде. Урында тәртип сакчылары бер барның пыяла ватылуын ачыклый. Кемдер алар буенча коралдан аткан, дип фаразлый.
Хулиганны тиз арада табалар. Ул 54 яшьлек ир-ат булып чыга. Ир урманда мылтыкны табып, өенә алып кайта һәм аннан обрез ясый, дип аңлата. 
Ир-атка карата «хулиганлык», «коралны законсыз сатып алу, тапшыру, сату, саклау, ташу яки йөртү, аның төп өлешләре, сугыш кирәк-яраклары» һәм «законсыз рәвештә корал әзерләү»маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/incident/20-11-2020/v-tatarstane-poymali-huligana-palivshego-iz-obreza-po-oknam-bara-5786974

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев