Татарстанда авариядә Ульяновскидан килә торган автомобильнең тәгәрмәче ычкынган
Юл һәлакәте кичә көндезге берләр тирәсендә Казан — Ульяновск трассасында булган.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан юлында ике җиңел машина катнашындагы авариядә Ульяновскидан килә торган автомобильнең тәгәрмәче ычкынган.
Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, юл һәлакәте кичә көндезге берләр тирәсендә республиканың Апас районында булган.
Биредә «Лада» белән Ульяновск өлкәсе номерлары куелган «Инфинити» бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада» юл кырыена төшеп киткән, ә «Инфинити»ның тәгәрмәче өзелгән.
Авария шактый җитди булуга да карамастан, зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев