"Татарстан Президенты тарафыннан бер тапкыр бирелә торган субсидия бүлү турында карар кабул ителде. Бер сыер тотучыларга субсидия күләме 2 мең, ике сыер асраучыларга 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк булганда 4 мең каралган. Субсидияләр февраль аенда түләнәчәк", - дип хәбәр итте министр урынбасары.
Ул әлеге максаттан гомуми күләмдә 360 млн сум акча каралганлыгын әйтте. 335 млн сум акча шәхси хуҗалыкта сыер тотучыларга, ә калганы 1 башка 1 мең исәбеннән савым кәҗә асраучыларга биреләчәк.
Нет комментариев