Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2,5 меңгә якын полиция һәм гвардиячеләр үз-үзеңне изоляцияләү үтәлешен күзәтә

Галимова искәртеп узганча, Татарстанның 14 шәһәрендә гражданнарга керү һәм чыгу буенча аерым тәртип кертелгән.

Татарстанда 2,5 меңгә якын хокук саклау органнары хезмәткәре үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен күзәтә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Бүгенге көндә 2,5 мең хокук саклау органнары хезмәткәре көн саен Татарстан Республикасы территориясендә иминлекне тәэмин итәләр. Бу хезмәткәрләр көн саен шәһәрләрне патрульлек итә, үткәрү пунктларында, керү һәм чыгу урыннарында тора», - диде ул.

Галимова искәртеп узганча, Татарстанның 14 шәһәрендә гражданнарга керү һәм чыгу буенча аерым тәртип кертелгән. Полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре Росгвардия белән берлектә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәүне тикшерәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев