Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 2019 елда пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 24 млн. сумга якын штраф салынды

Бу хакта транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы - баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов хәбәр итте.

"ЮХИДИ белән берлектә Татарстан территориясендә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чараларына тикшерүләр үткәрелде. 563 транспорт чарасы тикшерелде, 532 хокук бозу очрагы ачыкланды. Ягъни һәр транспорт чарасында диярлек без тәртип бозуларны ачыкланды", - дип сөйләде докладчы.
Смирнов ассызыклаганча хезмәт һәм ялны бозу 36% тәшкил итә. "Пассажир йөртүчеләрнең сәламәтлегенә китерелгән зыян өчен гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү буенча Федераль закон таләпләрен үтәмәве-25%, лицензиясез эшчәнлекне гамәлгә ашыру — 17%, маршрут картасы булмау — 6%, транспорт чараларының техник торышына рейс алды контроле булмау — 5% һәм машина йөртүчеләргә — 6%», — дип өстәде ул.
Идарә башлыгы сүзләренә караганда, хокук бозуларның төп өлеше Казанга (49%) һәм Яр Чаллыга (17%) туры килә. 
Яр Чаллыда заказлы пассажирлар ташу секторында гамәлдәге кагыйдәләргә тулысынча игътибар итмәү күзәтелә, дип белдерде идарә башлыгы.
Смирнов фикеренчә, легаль булмаган рәвештә пассажирлар йөртү өлкәсендә бары тик бер шәһәрдә генә тәртип урнаштыру бик авыр. «Әлеге мәсьәләләрне барлык муниципаль берәмлекләргә дә бер үк җаваплылык белән карарга кирәк", - диде ул.
 Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/transport/16-07-2020/v-tatarstane-za-god-passazhirskih-perevozchikov-oshtrafovali-na-24-mln-rubley-5757256

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев