Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 1705,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

Муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов Татарстанда хәзергә 1705,7 мең квадрат метр торак тапшырылган, дип белдерде. Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау һәм Актаныш районнарында торак тапшыру планы үтәлгән. Бу хакта Татарстан...

Муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Алексей Фролов Татарстанда хәзергә 1705,7 мең квадрат метр торак тапшырылган, дип белдерде. Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау һәм Актаныш районнарында торак тапшыру планы үтәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Инвестиция программасы буенча төзелгән 88 объектның 72се әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, дип билгеләнә. Ә әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә - 16 объект. 2017 елда арендалы торак программасы буенча 387 фатирлы 17 йорт төзергә уйлыйлар. Файдалануга 278 фатирлы 15 объект тапшырылган: Югары Осланда - 8, Чирмешәндә - 1, Мамадышта - 4, Әлкидә - 2. Шулай ук Иннополис һәм Апас районында ике объект төзелә. Республикада 2017 елда 305 ятим балага торак биреләчәк. Бюджет акчалары чикләрендә 159 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырылган. Анда 5 һәм аннан артык баласы булган 49 гаилә, 2015 - 2020 еллардагы Федераль максатчан "Торак" программасы буенча 61 яшь гаилә; Федераль максатчан "Торак" программасы буенча канун белән торак шартларын яхшырту гарантияләнгән 49 граждан керә. Азкатлы торак төзелеше өлкәсендә республика буенча 8 мең 800 йортның 7 мең 174 объекты файдалануга тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев