Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан юлында «Лада» фура белән бәрелешкән, җиңел машинадагы пассажир зыян күргән

Юл һәлакәте кичә көндез республиканың Менделеевск районында Татар Чаллысы авылы янында булган.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан юлында «Лада» автомобиле Пермь краеннан килүче фура белән бәрелешкән, җиңел машинадагы хатын-кыз пассажир зыян күргән.Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, юл һәлакәте кичә көндезге өченчеләр киткәч республиканың Менделеевск районында Алабуга – Ижевск автомобиль юлында — Татар Чаллысы авылы янында булган.

«Лада» автомобиленең йөртүчесе, тайгак юлда идарәсен югалтып, Пермь крае номерлары куелган фураны «куып» җиткән.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән.«Юл һәлакәтендә „Лада“ның пассажиры зыян күргән. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», - дип белдерде авариянең шаһитлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев