Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан юл милли проектын гамәлгә ашыру буенча РФның иң яхшы төбәкләренең берсе дип танылды

Татарстан быел «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыру буенча Россиянең иң яхшы төбәкләренең берсе дип танылды, дип хәбәр итә ТР транспорт министрлыгы.

Бүген Мәскәүдә "Транспорт атнасы-2020" дә РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин илкүләм проектны гамәлгә ашырганда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Федерация субъектларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүләкне Татарстан командасы да алды", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Хөснуллин «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын үзгәртеп кору турында сөйләде. Киләсе елдан аның составына ике яңа федераль проект — «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» һәм «Федераль магистраль челтәрне үстерү»керәчәк.
Моннан тыш, «төбәк һәм җирле юл челтәре» проектына авария һәм авария алды күперләрен норматив хәлгә китерү, шулай ук тимер юл аша юлүткәргечләр төзү белән бәйле эшләр дә кертеләчәк.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/transport/20-11-2020/tatarstan-priznan-odnim-iz-luchshih-regionov-rf-po-realizatsii-dorozhnogo-natsproekta-5786942

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев