Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан «Яшел Россия» Бөтенроссия экология өмәсенә кушылды

«Бары тик Татарстанда гына барлык табигатьне саклау органнары да иңне иңгә куеп эшли», - диде Фәрит Габделганиев. Татарстан «Яшел Россия» Бөтенроссия экология өмәсенә кушылды. Чара «Зәңгәр күлләр» аерым саклана торган табигать территориясендә узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте. «Быел гына да, санитар-экология икеайлыгы...

«Бары тик Татарстанда гына барлык табигатьне саклау органнары да иңне иңгә куеп эшли», - диде Фәрит Габделганиев. Татарстан «Яшел Россия» Бөтенроссия экология өмәсенә кушылды. Чара «Зәңгәр күлләр» аерым саклана торган табигать территориясендә узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте. «Быел гына да, санитар-экология икеайлыгы кысаларында, республикада территорияләрне тәртипкә китерүгә 1 миллионнан артык кеше кушылды, - дип ассызыклады Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. - Татарстанлылар чисталык ярата. Активлыкның төп сәбәбе дә әнә шунда». Өмәдә республиканың Экология һәм табигый байлыклар, Урман хуҗалыгы, Эчке эшләр министрлыклары, Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасы, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, Росприроднадзор, Роспотребнадзор, Россельхознадзорның Татарстандагы идарәләре, «Чиста булачак» экология хәрәкәте, «Халык фронты», «Яшь гвардия», ТР Рус география җәмгыяте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. «Бары тик Татарстанда гына барлык табигатьне саклау органнары да иңне иңгә куеп эшли», - диде Фәрит Габделганиев. Кичә Татарстанда шулай ук чишмәләрне тәртипкә китерү проекты да старт алды. Шәһәр һәм районнарда кизләүләрне чүп-чардан арындыралар, басмаларны төзәтәләр. Чарада дәүләт структуралары вәкилләре һәм иҗтимагый берләшмә активистлары катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев