Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан укучыларына БДИга әзерлек өчен навигатор ачылды

«Навигатор ГИА» ны Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтында махсус бүлектә табарга була.

Навигатор ЕГЭ - 2020 һәм 2021 елда БДИда үлчәүләрне исәпкә алып яңартылган мәгълүматларны үз эченә ала, файдалы материалларга һәм аларга аннотацияләргә сылтама ясый.
Россиядә имтиханнарга әзерләнү өчен файдалы материаллардан торган «навигатор ГИА» эшли башлады. Сервисны Федераль педагогик үлчәү институты һәм Рособрнадзор оештыра. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
«Алар сыйныфта дәресләр оештыру өчен дә, дистанцион һәм мөстәкыйль әзерлек өчен дә файдалы булачак. Безгә барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының да йомгаклау аттестациясенә әзерлекне оештырырга ярдәм итәчәк файдалы һәм актуаль мәгълүмат алуы мөһим", - дип аңлатты Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев.
Эзләүне җиңеләйтү өчен мәгълүмат «БДИга әзерләнү өчен материаллар», «ОГЭ га әзерләнү өчен материаллар» һәм «Укытучылар өчен материаллар»бүлекләренә бүленгән. Булган мәгълүмат даими рәвештә тулыландырылып торачак һәм яңартылачак.
«Навигатор ГИА» ны Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтында махсус бүлектә табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев