Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Россия төбәкләре арасында инвестиция климаты рейтингында янә икенче булды

Татарстан, Мәскәүдән генә калышып, Россия төбәкләре арасында инвестиция климаты торышы буенча икенче урынны алды. Бүген Стратегик инициативалар агентлыгы Петербург халыкара икътисади форумында 2020 ел нәтиҗәләре буенча шундый рейтинг тәкъдим итте.

«Без Татарстанның инвестицион командасы белән бергәләп башкара торган системалы эш федераль үзәк биргән бәядә дә чагылыш таба. Без янә беренче (Мәскәүдән кала бүтән төбәкләр арасында – Т-и иск.) Татарстан, алга!» - дип белдерде әлеге уңайдан ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Мәскәү һәм Татарстаннан тыш, лидерлар бишлегенә Төмән һәм Тула өлкәләре, Башкортстан Республикасы да керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев