Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу – 2016 чарасына багышланган балалар рәсемнәренең Республика конкурсын игълан итә

Конкурста 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. 14 яше тулмаган катнашучылар рәсем белән бергә ата-анасының (уллыкка-кызлыкка алучының, опекунның) катнашуга ризалык бирү бирү турында язма гаризасын тапшырырга тиеш. Катнашучылар өчен номинацияләр яшь категориясе буенча билгеләнәчәк: «кече» (1 - 4 нче сыйныфлар), «урта» (5 - 8 нче сыйныфлар), «өлкән» (9 - 11...

Конкурста 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. 14 яше тулмаган катнашучылар рәсем белән бергә ата-анасының (уллыкка-кызлыкка алучының, опекунның) катнашуга ризалык бирү бирү турында язма гаризасын тапшырырга тиеш. Катнашучылар өчен номинацияләр яшь категориясе буенча билгеләнәчәк: «кече» (1 - 4 нче сыйныфлар), «урта» (5 - 8 нче сыйныфлар), «өлкән» (9 - 11 нче сыйныфлар).

Авыл тормышын һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрне яктырткан рәсемнәр А4 форматлы кәгазьдә ясалырга һәм 2016 елның 20 маена кадәр «КОНКУРС ДЕТСКОГО РИСУНКА» ("БАЛАЛАР РӘСЕМЕ КОНКУРСЫ") тамгасы белән түбәндәге адреска җибәрелергә тиеш: 420014, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, оештыру эшләре һәм социальүсеш бүлеге (тел. +7 (843) 221-76-43). Катнашучы турында түбәндәге белешмәләр дә күрсәтелергә тиеш: фамилиясе, исеме, атасының исеме, яше, мәктәп номеры, сыйныфы, почта индексы, яшәү урыны адресы,элемтә өчен телефон номеры.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәкләр. Конкурс йомгаклары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.

Конкурста катнашуның тәртибе һәм шартлары турында https://agro.tatar.ru/rus/file/pub/pub_513346.pdf адресы буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев