Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләре сакчыл җитештерү кертү белән кызыксындылар

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров һәр предприятиегә сакчыл җитештерү мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә һәм аларны үзебездә гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.

Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре сакчыл җитештерү кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру белән кызыксындылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Министрлыкта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән «хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм " милли проекты буенча ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков билгеләп үткәнчә, проектның төп бурычы - «Сакчыл җитештерү принципларын кертү хисабына ел саен хезмәт җитештерүчәнлегенең үсешен тәэмин итү һәм артык кертемнәрсез предприятиенең табышын арттыру».
атарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне сак тоту технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров милли проект буенча белгечләр Россия предприятиеләренә чыгымнарны киметергә һәм табышны арттырырга бушлай ярдәм итә, дип өстәде.
"Экспертлар производствога чыгалар, аның ничек урнашуын өйрәнәләр, технологик чылбырларда көчсез буыннарны билгелиләр һәм предприятие хезмәткәрләре белән бергә процессларны оптимизацияләү планын эшлиләр. Программада республиканың 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе катнаша инде", - дип сөйләде ул.
Проектта катнашу нәтиҗәсендә предприятиеләр идарәче кадрларны һөнәри яңадан әзерләү программасына, төрле ярдәм чараларына, салым преференцияләренә, шулай ук экспортка чыгуда һәм административ киртәләрне бетерүдә ярдәм алалар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров һәр предприятиегә сакчыл җитештерү мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә һәм аларны үзебездә гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/agriculture/22-12-2020/selhozpredpriyatiya-rt-zainteresovalis-vnedreniem-berezhlivogo-proizvodstva-5794618

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев