Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика муниципалитетлары "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнергә мөмкин

Депутатлар  "ТР Дәүләт бүләкләре турында”  Республика законына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектын кабул итте.

Татарстан муниципалитетларын «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү мөмкинлеге барлыкка килде. Бүген 6 чакырылыш ТР Дәүләт Советының 7 утырышында депутатлар шундый карар кабул итте.

Депутат Римма Ратникова Закон проекты буенча республиканың  муниципаль берәмлекләрендә орден  белән бүләкләү мөмкинлеге каралганын әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, республиканың социаль-икътисадый үсешенә аерым гражданнар һәм оешмалар гына түгел, ә муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче яки эшчәнлек алып баручы кешеләрнең уртак тырышлыгы белән зур өлеш кертү очраклары бар.

Депутат сүзләренә караганда, муниципалитетларны  бүләкләү аларның дәүләт дәрәҗәсендәге казанышларын тану белән бергә, киләчәктә  нәтиҗәле хезмәт өчен дә стимул булачак.

Депутатлар  "ТР Дәүләт бүләкләре турында”  ТР законына үзгәрешләр кертү белән бәйле закон проектын кабул итте.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/20-02-2020/rayon-sh-rl-rg-tatarstan-respublikasyny-i-yugary-d-l-t-b-l-ge-tapshyryla-alachak-5723989

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев