Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР мөфтие Башкортстанда яшәүче мөселманнарга: Туган телгә һәм милләткә хыянәт итмәгез

Камил хәзрәт ике  милләт арасындагы туганлык җепләрен, кардәш һәм күрше хакларын, дини һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга чакырды.

Бүген Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазын алып барды. Мөфти хәзрәтләре Уфага мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов чакыруы белән килде. 

Җомгага җыелган мөселман кардәшләр алдында Камил хәзрәт ике  халык арасында татулык турында вәгазь сөйләде.Ул ике  милләт арасындагы туганлык җепләрен, кардәш һәм күрше хакларын, дини һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга чакырды.

"Әгәр туган телләребезне онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак.Туган телегезне һәм милләтегезне сатмагыз — бабаларыгызга хыянәтче булмагыз!»- диде Камил хәзрәт.

Вәгазьдән соң Камил хәзрәт җомга намазын алып барды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев