Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкы 5G кулланырга әзер түгел

Татарстан территориясендә 5G челтәрен киң колачлау якындагы ике-өч елда планлаштырылмый. Хәзерге вакытта барлык эшләр дә планлаштыру һәм тестлаштыру стадиясендә.

Татарстан халкы әлегә 5G челтәрен кулланырга әзер түгел дип саный экспертлар.

- Барыннан да элек, шуны әйтергә кирәк,хәзерге вакытта республикада 5G челтәре юк.  Татарстан 5G челтәрен гамәлгә кертүгә техник яктан әзер, әмма менә халык бу ресурслардан файдаланырга әзер түгел. Аларның әлегә яңа буын челтәрен бәяләү мөмкинлеге юк: 5G сигналын кабул итү мөмкинлеге булган техник чаралар базарга күпләп килми. 5G челтәренең ешлык диапазоны 4G челтәрендәге кебек үк: ул кешеләрнең сәламәтлегенә йогынты ясамый, - дип сөйләде МТС компаниясе эксперты, техник директоры Виталий Кошелев.

5G челтәрен тестлау буенча беренче тәҗрибәләр Казанда һәм Иннополиста 2018 елда ук үткәрелде.

Бүгенге көндә 5G челтәрләрнең коммерция ягыннан таралуы турында сөйләргә иртә, чөнки кулланучылар базары 5G челтәрен массакүләм кабул итәргә әзер түгел әле.

Татарстан территориясендә 5G челтәрен киң колачлау якындагы ике-өч елда планлаштырылмый. Хәзерге вакытта барлык эшләр дә планлаштыру һәм тестлаштыру стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев