Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан хакимияте мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 3 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирде

Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонтны 15 августка төгәлләргә планлаштыралар, республикада барлыгы 36 белем бирү учреждениесен ремонтлау бара.

Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров сөйләде.
"Мәктәпләрне ремонтлау буенча 15 августка төп төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау бурычы тора. 1 сентябрьгә мәктәпләр балалар укый алсын өчен әзер булырга тиеш», — дип ассызыклады Насыйров.
Ул һәр мәктәптә барлык төзелеш эшләре вакытында тәмамланыр дигән өмет белдерде.
Гомуми белем бирү оешмаларында капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырылуга 36 мәктәп эләгә. 10 июльгә булган мәгълүматларга караганда, 32 объектта эшләр бара, дүртесендә эшләр тәмамланган инде. Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын финанслауның гомуми күләме 3130,5 млн. сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев