Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан илкүләм проектлар контекстында иң еш телгә алына торган Россия Федерациясенең 3 төбәге исемлегенә керде

Барыннан да ешрак республика "Торак һәм шәһәр мөхите", "Мәдәният", "Мәгариф" һәм "Экология" илкүләм проектлары белән бәйле материалларда телгә алына.

Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында 2019 ел нәтиҗәләре буенча илкүләм проектлар контекстында иң еш телгә алынган Россия төбәкләре исемлегенә керде, дип хәбәр итә “Медиалогия”компаниясе.

Безнең республика рейтингның икенче баскычында урнашкан, медиаиндекс — 158 153,4. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, “Торак һәм шәһәр мөхите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның беренче яртыеллыгында торакны файдалануга тапшыру 17,7% ка артты. Шулай ук Татарстанда «Мәдәният» милли проекты кысаларында «Мәдәни мөхит», “Иҗади кешеләр” һәм “Цифрлы мәдәният”төбәк проектлары булдырылуы турында хәбәр ителде.

Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чаралары “Иделне савыктыру” федераль проектын гамәлгә ашыру барышында Татарстанда Куйбышев һәм Түбән Кама су саклагычлары төбеннән 21 судно күтәреләчәге һәм ТР хакимиятләренең өч ел дәвамында “Мәгариф” илкүләм проектының төбәк проектларын тормышка ашыруга 5,9 млрд.сум юнәлдерәчәге турында хәбәр итте.

Төбәкләр унлыгына шулай ук Краснодар крае, Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләре, Приморье крае, Мәскәү, Төмән һәм Тверь өлкәләре, Санкт-Петербург һәм Башкортостан кергән.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев