Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан “Гаиләбез белән хезмәткә һәм оборонага әзер!” Бөтенроссия конкурсында җиңде

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). "Гаиләне һәм гаилә кыйммәтләрен социаль яклау ата-аналар илкүләм ассоциациясе" Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә "Гаиләбез белән хезмәткә һәм оборонага әзер!" ("ГТО всей семьй!") дип исемләнгән төбәк мәгариф идарәсе органнарының Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә....

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). "Гаиләне һәм гаилә кыйммәтләрен социаль яклау ата-аналар илкүләм ассоциациясе" Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә "Гаиләбез белән хезмәткә һәм оборонага әзер!" ("ГТО всей семьй!") дип исемләнгән төбәк мәгариф идарәсе органнарының Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс эшләрен тикшергәннән соң, "Гаиләләрне һәм балаларны ГТО нормаларын тапшыруга җәлеп итүдә уңай тәҗрибә күрсәткән төбәк мәгариф органнары" категориясендә Татарстан Республикасы җиңүче дип табылды.

"Иң яхшы катнашучы гаилә" категориясендә Татарстаннан Гатиннар гаиләсе җиңеп чыкты.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 17 сентябрьдә "Гаиләбез белән хезмәткә һәм оборонага әзер!" ("ГТО всей семьей!") Бөтенроссия спорт-агарту гаилә фестивале кысаларында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев