Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан EuroSkillsта мобиль робот техникасы һәм инженер дизайны буенча алтын медаль алды

Һөнәри осталык конкурсында катнашучыларны Татарстан Президенты тәбрикләде.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Россия җыелмасы составындагы татарстанлылар “Мобиль робот техникасы” һәм "CAD инженер дизайны" компетенцияләре буенча алтын медаль алды. EuroSkills һөнәри осталык чемпионаты Венгриядә узды. Бу хакта World Skills Russiа сайтында хәбәр ителә.

"CAD инженер дизайны" компетенциясендә беренче урынны Татарстаннан Альберт Минеев алды. “Мобиль робот техникасы”нда иң яхшылар булып Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов танылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram аккаунтында Россия катнашучыларын җиңүләре белән котлады. Россия EuroSkills Budapest 2018 һөнәри осталык чемпионатында медаль биремендә тәүге тапкыр беренче урынны алды. Шулай ук Россия командасы катнашкан 29 ил арасында иң күп алтын медаль яулады.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/30/172531/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев