Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан эшкуарларына тиз түләүләр системасы мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр

Татарстан эшкуарларын 15 декабрьдә тиз түләүләр системасы мөмкинлекләре турында вебинарда катнашырга чакыралар.

Россия Банкы һәм түләү карталарының милли системасы экспертлары сәүдә компанияләре өчен СБП үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләячәкләр. Үз тәҗрибәләре белән шулай ук СБП куллана торган банк һәм бизнес вәкилләре дә уртаклашачак. Укыту семинары Мәскәү вакыты белән 10: 00 сәгатьтә башлана. Ул Россия Банкының YouTube каналында һәм Facebook битендә трансляцияләнәчәк. Сорау бирү өчен, сылтама буенча теркәлергә кирәк (https://proofix.ru/edu1512/).  Семинарда катнашу-бушлай; 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.
Исегезгә төшерәбез, тиз түләүләр системасы сәүдә предприятиеләренә чыгымнарны шактый киметергә мөмкинлек бирә. СБП аша товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә түләүне кабул иткәндә алар өчен комиссияләр банк карталарына түләү белән чагыштырганда 2-2,5 тапкыр кимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев