Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан экотуризмны үстерү буенча федераль конкурста 5 проект тәкъдим итте

Конкурс «Экология» милли проекты һәм Россиядә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясе кысаларында илдә алып барыла торган масштаблы эшнең бер өлеше.

Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәләре, Зәңгәр күлләр системасы, Идел-Кама тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм Шумбут тыюлыгы кебек Татарстан табигатенең уникаль һәйкәлләре Россиядә экологик туризм өчен иң яхшы урыннар исеменә дәгъва итә. Тавыш бирү Россия Федерациясендә туризм-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча I Бөтенроссия конкурсы сайтында оештырылды.

Конкурс «Экология» милли проекты һәм Россиядә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясе кысаларында илдә алып барыла торган масштаблы эшнең бер өлеше.

Конкурста җиңү яулаган очракта, Татарстан республикада яшәүчеләрнең иң яраткан ял итү урыннары базасында булдырылган биш уңайлы туристлык кластеры алырга мөмкин.

Экотуризм өчен иң яхшы урыннар өчен тавыш бирү тулы көчкә бара инде. Татарстан проектларына ярдәм итү өчен, тавыш бирү сайтына керергә, «География» бүлеген сайларга, почта яки социаль челтәрләр аша авторизацияләнергә, Татарстан картасын сайларга һәм йөрәккә куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев