Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчәргә әзер

Бу хакта узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

ТР Сovid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын бетерүнең икенче этабына чыга. Бу хакта узган брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Без кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчү буенча килештек", — дип билгеләп үтте спикер.
Хәзерге вакытта министрлар кабинеты тарафыннан чикләүләр өлешчә бетерелү мәсьәләләре карала. Любовь Авдонина сүзләренә караганда, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эшчәнлеге яңартылачак. Аерым керү урыны булган 800 кв.метрдан ким булган сәүдә объектларының эшләрен башлап җибәрү мәсьәләсе карала.
Республиканың баш санитар табибы урынбасары хәзер Татарстан ТР министрлар кабинетының карарын гына көтә, дип аңлатты.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/22-06-2020/tatarstan-pereshel-na-vtoroy-etap-snyatiya-ogranicheniy-vyzvannyh-pandemiey-covid-19-5751239

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев