Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьковка Олимпиадада уңышлары өчен медаль бирәләр

Полиция лейтенанты Андрей Ларьков Түбән Камада яши һәм хезмәт итә.

( "Татар-информ"). XXIII кышкы Олимпия уеннары призеры - Түбән Кама полиция инспекторы Андрей Ларьков "Хезмәттәге фидакарьлек өчен" медале белән бүләкләнә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Россия Федерациясенең эчке эшләр министры Владимир Колокольцев ике полиция хезмәткәрен - XXIII кышкы Олимпия уеннары призерлары полиция лейтенанты Андрей Ларьков һәм полиция өлкән сержанты Анна Нечаевскаяны "Хезмәттәге фидакарьлек өчен" медале белән бүләкләү турындагы приказга кул куйды.

Андрей Ларьков Түбән Камада яши, патруль-пост хезмәте инспекторы булып хезмәт итә.

Искәртеп үтик, Пхенчхандагы Олимпия уеннарында Ларьков 4х10 чакрымдагы чаңгы эстафетасында икенче урынны алды. Шулай ук ул 50 чакрымга масс-стартта "бронза" медаль яулады.

"Татар-информ" Татарстан чаңгычысы Нечаевская Олимпиада "бронзасын" яулады, дип хәбәритте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев