Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан биатлончысы Паралимпиадада көмеш медаль яулады

Сочидагы Паралимпия уеннарында Марта Зәйнуллина чаңгы спринтында өченче урынны алган иде.


( «Татар-информ»). Татарстан биатлончысы Марта Зәйнуллина Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узган Паралимпия уеннарында көмеш медаль яулады, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Түбән Кама спортчысы 10 чакрым дистанциядә шәхси ярышта икенче булып килде. Ул әлеге араны 43 минут 52,1 секунд эчендә узды. Зәйнуллина өчен бу - быелгы Паралимпиадада беренче медаль.

Россиянең тагын бер спортчысы - Ирина Гуляева бронза медальгә лаек булды.

2014 елда Сочида узган Паралимпия уеннарында Марта Зәйнуллина чаңгы спринтында өченче урынны алган иде. Ә 2015 елда ул биатлон буенча дөнья чемпионы титулын яулады.

Моңа кадәр "Татар-информ" Марта Зәйнуллина Паралимпия уеннарында дүртенче урында калды, дип хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев