Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан «Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафонына кушылды

Флешмобта катнашучылар «Җиңү көне» җырын рус һәм татар телләрендә башкарды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафонына Татарстан Республикасы кушылды. Катнашучылар «Җиңү көне» җырын беренче тапкыр рус һәм татар телләрендә башкарды.

«Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышына багышланган җыр флешмобы уза. Әлеге акция Идел буе федераль округы төбәкләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Казан мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева.

«Җиңү көне» җырын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина, Айгөл Вәлиуллина, шулай ук мәдәният институты укытучылары, доцентлары һәм магистрлары башкарды.

«Һәр артист Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция һәм флешмобларда бик теләп катнаша дип уйлыйм. Бу – безнең сугыш ветераннары, бабайларыбыз һәм әтиләребезгә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе. Алар үзләренең яшьлеген, сәламәтлеген һәм көчләрен кызганмыйча Җиңү таңын якынайтты», - диде Винера Ганиева.

Артистлар Казан мәдәният һәм сәнгать институты, шулай ук Казан Кремле диварлары, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында чыгыш ясады.

Источник https://tatar-inform.tatar/news/culture/30-04-2020/tatarstan-respublikasy-bezne-i-k-ne-b-tenrossiya-marafonyna-kushyldy-5739793

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев