Татарстан берничә айда 70 тоннадан артык электроломны эшкәртүгә җибәргән
2022 елның сентбярендә «Утильләштерү мәктәбе: электроника» экология акциясе старт алганнан соң, Татарстан 70 тоннадан артык электролом җыеп, эшкәртүгә җибәргән. Бу хакта ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы хәбәр итә
Республикада электролом җыю даими рәвештә оештырыла. Мәсәлән, 2023 елның май азагында шундый акцияләр Казан, Буа, Питрәч һәм Яшел Үзәндә үткәрелде. Нәтиҗәдә, алты тонна электролом җыелды, алар махсус экологик комбинатка эшкәртүгә җибәреләчәк.
Киләсе акция Алексеевск бистәсендә ике көн дәвамында уздырылыр дип планлаштырыла. Аның датасы, урыны һәм вакыты министрлык тарафыннан игълан ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев