Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәт хакы буенча 3 миллионнан артык бурыч түләгән

Республиканың дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесе 473 эшчегә хезмәт хакын биргән.


("Татар-информ"). Татарстанның дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесе үз хезмәткәрләре алдындагы хезмәт хаклары буенча 3 млннан артык бурычын түләгән. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хезмәткәрләргә бурыч Халыкның тормыш, хезмәт дәрәҗәсен күтәрү һәм чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм хезмәтләрен куллану халыкара республика комиссиясе катнашканнан соң гына хәл ителде. Саба районы "ТрансАгро" хезмәткәрләренә 1,5 млн, Кукмара районы "Тукай агрофирмасы" - 500 мең, Кукмара районының "Дуслык" җәмгыяте 1 млн, Яшел Үзәннең "Восход"ы 233,5 мең сум бурычын түләде", - диелгән хәбәрдә.

Республиканың дүрт авыл хуҗалыгы предприятиесе 473 хезмәткәргә хезмәт хаклары буенча бурычын түләгән. Хезмәт хакларын түләтү буенча көрәш Татарстанда өстенлекле мәсьәлә булып тора. Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы атнага ике тапкыр республика мониторингы мәгълүматларын бастыра. Ведомство республика халкына хезмәт хакы тоткарланганда, оператив рәвештә хәбәр итәргә тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев