Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан аграрийлары беренче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыеп алдылар

Иң югары уңыш Зәй районында-бүгенге көндә ул 62 ц/га тәшкил итә.

Татарстанда урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле беренче миллион тонна яңа уңыш суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 4 августка республика буенча 253,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 16,8% ын тәшкил итә.

Бүгенге көндә республикада 1 млн. 28 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 40,6 ц/га, суктырылган ашлык күләме буенча Зәй районы алда бара-62,8 мең тонна. Икенче урында Буа районы-59,5 мең тонна, өченче урында-Тәтеш районы (51,4 мең тонна).

Июль азагы һәм август башындагы һава торышы начар булуга карамастан, урып-җыю эшләре акрынлап көчәя бара. Дүрт районда игеннәр фаразланган мәйданнарның чирегеннән артык җыелган. Яшел Үзән районында бөртекле культуралар – 33%, Әлки районында – 29%, Нурлат районында – 28,6%, Зәй районында 27,2% ка суктырылган.

Иң югары уңыш Зәй районында-бүгенге көндә ул 62 ц/га тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның шул ук датасына республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 97,6 мең га мәйданнан җыелган, 318,7 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык-32,7 ц/га.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев