Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!

Дәүләт телләре турындагы закон нигезендә Татарстанда бөтен мәгълүмат та татар һәм рус телләрендә барырга тиеш. Дәүләт телләренең кулланылышын контрольдә тоту буенча республикада махсус комиссия эшли.

Берничә ел элек җирлегебездә элмә такталарның күпчелеге рус телендә иде. Соңгы елларда дәүләт телләре турындагы закон үтәлә кебек. Урам исемнәре районыбызда ике телдә күрсәтелгән. Юл күрсәтүче такталарда да торак пункт исемнәре татар һәм рус телләрендә бирелә. Оешмаларның, сәүдә нокталарының эш вакыты ике телдә язылса да, җитәкчеләрнең вазыйфалары күрсәтелгән кайбер язуларда рус теле генә өстенлек итүен күрергә була. Кибетләрдәге “Сатып алучы почмагы” да ике телдә булырга тиеш, ди закон сагында торучылар. Кайбер элмә такталарда хаталы язу очраклары да аз түгел. Республика комиссиясе вәкилләре “учреждениесе” сүзе урынына – “учреждениясе” дип язу очракларының күп булуын искәртә. “Ә” урынына – “е”, “ү” урынына “у”, “ө” урынына “о” язу очраклары да аз түгел. “Бер үк елганың төрле районнарда төрлечә язылу очраклары да бар”, ди комиссияне җитәкләүче Васыйл Шәйхразиев. Әллә – наданлык, әллә игътибарсызлык хатасы. Мөслимнең Элемтә авылы исеме, мәсәлән, кайбер юл күрсәткечләрендә хаталы язылган. Оешмапредприятие исемнәрен, адресларны русчадан тәрҗемә итеп, дөресрәге, калькалаштырып язу да бар. Татар телендәге сүз тәртибе русныкыннан аерыла. Рус телендә “село Муслюмово” булса, татар телендә әлеге сүзтезмә “Мөслим авылы” дип тәрҗемә ителә. “Авыл Мөслимдә яшим” дип сөйләшмибез бит. Төрле товар яки продукция исемен яки составын күрсәтүче язуларны әйтәсе дә юк. Алардагы хаталар текстның мәгънәсен үзгәртергә сәләтле. Көлке дә, аяныч та. Хаталы язулар “ТАССРга – 100 ел” тамгасы белән чыккан продукциядә булса, бигрәк тә.

Чит тел сүзләрен учреждение исеме итеп кую да бизәми. Үз телебездә матур яңгырашлы, исем итеп куярлык мәгънәле сүзләр юкмыни?! Татарча исемле бер кибетләр челтәренең Мәскәүдә дә популяр булуы мәгълүм. Исеме татарча дип, керми калмыйлар бит, яратып йөриләр.

Җирлегебездәге шәхси ихаталарда урам исемнәрен махсус ясатып беркетүчеләр күп. Аңлагансыздыр, күп очракта төсле калайдан яки чүкеп ясалган язулар турында бара сүз. Бу очракта да урам исемнәренең ике телдә язылуы шарт, ди комиссия вәкилләре. Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләрнең йорт номерларын да беркетүләре сорала. Номерларны Мөслим авыл җирлеге советыннан алырга мөмкин.

Римма АФЗАЛОВА.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев