Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар кызы» бәйгесе

Бәйгенең Мөслим зонасында 7 кыз катнаша.

"Бөтендөнья татар конгрессы" төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Дирекциясе ел саен Халыкара "Татар кызы" бәйгесе үткәрә. Аның максаты - татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-
гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү. Сайлап алу этаплары Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Нурлат шәһәрләрендә, Байлар Сабасы һәм Мөслимдә уза.

Бүген Мөслимебездә зона сайлап алу туры бара. Татар кызлары үзләрен интеллектуаль яктан сыный, аш-суга һәм кул эшләренә осталыкларын, туган якны белү дәрәҗәсен күрсәтә. Кызларның сәхнәдә чыгыш ясау осталыклары да бәяләнә. Зона турыннан үткән кызларыбыз финалда очраша. Барлык сынауларны уңышлы үтеп, иң күп балл җыйган катнашучы 
Халыкара «Татар кызы» бәйгесендә җиңүче була. Аңа күчмә бүләк - Таҗ, титуллы тасма (хәситә), диплом, төп бүләк һәм иганәчеләрдән башка бүләкләр бирелә.

Бәйгенең Мөслим зонасында 7 кыз катнаша. Бәйгене район башлыгы Альберт Хуҗин ачып җибәрде һәм гүзәл затларыбыга уңышлар теләде. Дәрәҗәле бәйгедә Мөслимебез данын бүгенге көндә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында эшләүче Мәллә-Тамак кызы Регина Шәйгәрданова яклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев