Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар китабы йорты һәм Ачык университет әдәбият турында лекторийлар циклын башлады

әре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк.

 Татар телендә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге бирә торган Ачык университет һәм Татар китабы йорты лекторийлар циклын башлады. Чара Татар китабы йортында һәр пәнҗешәмбе һәм җомга булачак.

«Татар әдәбияты: борынгыдан — Яңа заманга» курсы модульле лекцияләргә бүленгән. Ул, гомумтөрки әдәбияттан башлап, Яңа заман әдәбиятына кадәр иң әһәмиятле чорларны, әдәби процессны һәм классик мирас калдырган әдипләрнең иҗатын колачлый.

Беренче лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов укый. Беренчесе 28 гыйнварда булды инде. Икенчесе бүген, 29 гыйнварда, 17:00 сәгатьтә башлана, диелә Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Катнашу өчен, @univer.tatar һәм https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/ аккаунтларына керергә һәм сылтама буенча узып яки директка язып теркәлергә кирәк. Урыннар чикле. Курсны тулысынча үтүчеләргә квалификация арттыру турында танык тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев