Тат. бүләр рәссамы
Матурлыкны күрә белгән, шушы матурлыкны кул эшләрендә дә чагылдыра алган кешеләргә карап күңел сөенә. Тат. Бүләр авылында гомер итүче Мәхмүт Нуриевның йорты авылга килеп керү белән күзгә ташлана.
Коймалары һәм тәрәзәләре матур бизәкле, челтәр кәрнизле йортның болдыры да челтәрләп ясалган. Ишегалдында һәрнәрсә тәртиптә. Сарай-корылмалар да үзенчәлекле буяулары, табигать күренешләре белән күзләрне иркәли. Останың күңел җылысын саклаган, матур бизәкле бу йортның тизрәк эчен күрәсе килә.
– Рәсем сәнгатенә кечкенәдән гашыйк мин. 7 класста рәсем ясау белән ныклап шөгыльләнә башладым. Сеңлем Венераның сурәтен кәгазь битенә төшергәч, әтием аның ике тамчыдай охшавын күреп: “Улым, синең сәләтең бар, ташлама рәсем ясавыңны. Ходай кушса, киләчәгең өметле булыр!” дип, иңнәремә канатлар куйды. Шул вакыттан бирле рәсем ясаудан туктаганым юк, – ди Мәхмүт абый.
Альбина апа һәм Мәхмүт абый Нуриевлар – авылда хөрмәтле кешеләр. Гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән Альбина апага авылдашлары укол ясатырга дип еш килә.
– Хәләлем белән гомер буе тату яшәдек. Яшь чакта Себер якларына чыгып киткән идек. Олыгайгач, барыбер туган нигез үзенә тарта икән. Сабый чагым узган йортта яшибез. Мәхмүтемнең кулы алтын булгач, бөтен нәрсәне үзе эшли, капкасын да, тәрәзә йөзлекләрен дә. Кулларыннан алтын тама дип, аның кебекләргә әйтәләрдер. Ул бизәкләрне төгәллек, ифрат зур сабырлык, ярату белән төшерә. Өебезнең эчен дә тулысынча ул эшләде, – ди Альбина апа.
Нуриевлар йортында үзеңне табигать кочагында кебек хис итәсең. Өй диварларына ясалган агачларның яфракларына кадәр селкенеп куядыр төсле. Аш бүлмәсендә үзеңне кызу көнне агач күләгәсендә чәй эчеп утыргандай хис итәсең. Диварларны тутырып ясалган рәсемнәрдән агачлар “кул болгый”, кояш елмая, яшел үләннәр баш төртә...
– Теләк булса, һәрнәрсәне эшләргә була. Сәләтсез кеше, гомумән, юк, дип уйлыйм. Картиналарымда күпчелек Тат. Бүләр болыннары, авыл киче, авылыбызның гаҗәеп матур табигате чагыла. Фантазияне эшкә җигәм дә, ниндидер бер илаһи көчкә ияреп, кулыма пумала алам. Эшемдә төп илһам бирүче – тормыш иптәшем һәм табигать. Йөрәккә операция ясаткач, рәсем дөньясы белән аерылырга туры килер дигән идем. Хастаханәдә ятканда Альбина буяулар, киндер тотып килеп керде дә: “Әйдә, Мәхмүт, бирешмә әле син авыруга. Яса, туктама!” – диде. Шул вакытта миндә ниндидер көч барлыкка килде, бер җирем дә авыртмый, сызламый да кебек. Хастаханә коридорларыннан җәт-җәт кенә атлыйм, баскычлардан очып диярлек йөрим. Палатадашларымны шаккатырып, тагын да илһамланыбрак рәсем ясарга керештем, – дип искә ала Мәхмүт абый ике ел элек булып узган вакыйгаларны.
Мәхмүт абыйның картиналары шулкадәр тормышчан, аларда гади халыкның тормыш-көнкүреше дә, табигать фасыллары да чагылыш тапкан. Ирексездән үзеңне җәйләүдәге көтү арасында хис итәсең. Пешкән җиләкләрне өзеп кабасы килә. Кечкенә оныгының мүкәйләп йөгергәнен дә хәрәкәттә бирә рәссам. Аның майлы буяулар белән эшләнгән картиналарыннан Тат. Бүләр авылы мәдәният йортында күргәзмә дә оештырганнар. 40тан артык картинага җан өргән Мәхмүт абыйның һәр эше сокланырлык.
Лилия Шәймиева.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев