Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгын каршылап:якты эз калдырып

Актаныш районы Табанлы-Күл авылы кызы Дөһа әти назын татырга да өлгерми. Аңа ике яшь вакытта Габделхак абзый бакыйлыкка күчә. Вафаты алдыннан хатыны Шәрифәгә "Балаларны ничек тә булса укытырга тырыш" дип, васыять әйтеп калдырган. Аның бу сүзләре кызының киләчәк язмышын билгеләгән. Шәрифә сыңар канат булса да, балалары Гайнелгыйлем, Галимҗан, Әмирхан, Әмирҗан, Наилә, Һади, Дөһаны тәүфыйклы гыйлемле итеп тәрбияләп үстерә. Дөһа бик зирәк бала була. Жиде яше дә тулмастан Табанлы-Күл башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1931 елда жиде классны тәмамлый. Ил буйлап халыкны агарту кампаниясе башлангач, хатын-кызларны - 45 яшькә, ирләрне 55 яшькә кадәр мәҗбүри укырга hәм язарга өйрәтү өчен, авылда кичке мәктәп оештырыла. Авыл советы укый-яза белүче кешеләрдән культармеецлар сайлап ала. Дөһа да ике ел культармеецлар составында укыта. Минзәлә педагогия техникумын тәмамлап, башлангыч мәктәп укытучысы hәм зоотехник белгечлеге ала. Дөһа, жиңен сызганып, укыту эшенә керешә. 1938-1940 елларда Тойгелде жидееллык мәктәбендә башлангыч классларны укыта. Олы малае Рәшит әнисе сөйләгәннәрне бүген дә хәтерли:

- Укыту бер өйдә алып барылган, ул чорда хәтта ягарга утын да булмаган. Мич каршына утырып, янган утын яктысында, кулларын учакта жылыта-жылыта жиде бала белем алган. Укучылар арасында Тойгелде мәктәбенең булачак директоры Фалих Идиятуллин да була. Соңыннан алар бер мәктәптә укытып, гомер буе дус булып, аралашып яшәгәннәр.

1940 елдан башлап Дөһа Сал. Мухан, Крәш. Шуран, Симәк мәктәпләрендә математика, химия, биология фәннәрен hәм башлангыч классларны укыта. Бөек Ватан сугышы елларында Дөһа укыту процессын камилләштерү, бер жирдә дә укымый торган балаларга дөрес тәрбия бирү өчен нык тырышкан. Ул еллардагы ачлык, ялангачлык, ятимлек вакытында авылдашларының табибы да, атасы-анасы да, туганы да, укытучысы да, киңәшчесе дә була.

Дөһаның туганнары да җаваплы урыннарда эшләгән, мөгаллимнәр булган. Язмышларын Мөслим районы белән бәйләгән туганнарын гына әйтү дә җитә. Гайнелгыйлем - колхозлашу чорында Коммуна (Карл Либкхнет) авылына нигез салучы hәм аны төзүче, Әмирҗан - Күбәк мәктәбен төзүче, аның беренче укытучысы hәм шул ук вакытта беренче директоры, Һади - "Күмәк хуҗалык" газетасының баш мөхәррире, Иске Вәрәш мәктәбенең директоры.

Дөһа, авырлыкларга карамыйча, гомере буе туганнарының балаларына: каләм, дәфтәр, китаплар, уку әсбаплары белән ярдәм итә, нәселен гыйлемле итү өчен тырыша.

- Ул гына да түгел, Дөһа апа, ипи булмаганда ипигә кадәр алып килә иде. Безне, үз балалары кебек тиң күреп, шушы бәләкәй йортта ишле бала янына сыйдырып, ничек тә булса белемле булсыннар дип тырышты, - дип искә алалар аны туганнары.

Дөһа Кадыйрова 1946 нчы елның 12 сентябрендә фин hәм Бөек Ватан сугышын үткән Мирза Борhанов белән гаилә кора. Аларның Симәктә өч баласы: Рәшит, Рәшидә, Фирдәвис туа. 1951 елда Мирза Иске Карамалы авылының башлангыч мәктәбенә - директор, ә Дөһа Күбәк мәктәбенә химия-биология укытучысы итеп билгеләнәләр. Аларга, бүләк итеп, мәктәп йортын бирәләр. Иске Карамалы авылында аларның тагын өч баласы: Рафаэль, Илдар, Роберт дөньяга килә. Борһановлар йорты, заманалар авыр булуга карамастан, бик кунакчыл була.

Аларның хезмәттәше Җәүһәрия Кәлимуллина истәлекләреннән:

- Күбәк мәктәбенә килгән көннән Мирза абый һәм Дөһа апа гаиләсе белән дуслаштым. Мине олы кызлары кебек кабул итеп, үз йортларында тоттылар. Төнлә белән Казаннан яки районнан кайтканда тәрәзәләрен шакып керә идем. Мирза абый: "Җәүһәриягә итле аш бирегез, булмаса - пешерегез, - ди торган иде. - Алар мине үз гаиләсеннән кияүгә бирделәр. Мин гомерем буе Дөһа апа әйткән киңәшләрне тотып яшәдем.

Дөһаның хезмәттәше, мәктәп директоры Диктат Галиев:

- Ул елларда мәктәптә өчәр беренче класс булды. Баласы Дөһа апаның классына эләксен өчен ата-аналар соравы авыл советы югарылыгына кадәр күтәрелә иде. Дөһа апаның балаларга биргән дүрт класс белеме - аларга тормышка җитәрлек хәзинә ул, - дип искә төшергән.

Дөһанын укучысы Венера Талыйпова (Сал. Мухан мәктәбендә директор урынбасары булып эшләде) истәлекләреннән:

- Без, мәктәпкә озын тәнәфескә ашарга дип, шикәр белән ипи алып бара идек. Шикәр эреп букчаны пычратып бетерә. Алтмышынчы елларда бөтен баланың да шикәр алып барырга жае да булмагандыр инде. Дөһа апа безгә "Ныграк чәйнәсәгез ипидән дә бал тәме килә", ди иде. Мин бүген дә укытучымның шул сүзләренә ышанып яшим.

Дөһанын укучысы булган Дельфин Ишматов (аның әтисе мәктәп директоры булган):

- Ботаника дәресендә агач кәүсәсенең төзелешен өйрәнгәндә, Дөһа апа: "Бар әле, Дельфин, пычак белән юкә агачының кәүсәсен кисеп алып кер әле", - диде. Мин кергәч, укытучым "Кайдан алдың?" - дип сорады. Мин: "Мәктәп ишегалдыннан", - дидем. "Сирай абый белсә, икебезне дә үтерә", - диде укытучым. Дөһа апаның шушы сүзләре бүгенгедәй хәтеремдә.

Озак еллар мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәт куйганы өчен Дөһа Борhанова-Кадыйрова "Хезмәттәге батырлыгы өчен" көмеш медале белән буләкләнә. 1963 елда укытучыларның август конференциясендә Дөһа Габделхаковнага, районда беренчеләрдән булып, "Халык мәгарифе отличнигы" исеме бирелә. 32 еллык хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга ул. Ә 1978 елда утыз елдан артык тату гомер кичергән хәләле Мирза дөнья куя. Дөһа үзе исә, төп нигездә кече малае Роберт тәрбиясендә 89 яшенә кадәр яшәп, 2007 нче елның 20 мартында бакыйлыкка күчә.

Аның укучылары бүгенге көндә дә Рәсәйнең бик күп почмакларында халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт итәләр. Алар арасында бик күп күренекле шәхесләр бар. Шуны әйтү дә житәдер: "Калмыя" колхозынын соңгы өч рәисе - аның укучылары. Борһановларның алты баласы hәм барлык оныклары да югары белемле. Балаларының бишесе Әлмәт шәhәрендә үз йортлары белән торалар. Ә кече малайлары Роберт Иске Карамалыда төп йортта яши, эшмәкәр.

Олы уллары Рәшитнең Мөслим районын газлаштыруга керткән өлеше аеруча зур. Ул - бу колачлы эштә, проектлаудан башлап, hәрбер өйгә зәңгәр ягулык кергәнче булган бөтен хезмәтләрне башкарган эшмәкәр. Ул гына да түгел, Рәшит хаҗи, әнисенең киңәше буенча, Иске Карамалыда төп нигезләре каршында матур итеп мәчет салдыра, мәчеткә Борhан мәчете дип исем бирелә.

Улы Фирдәвис исә әнисенең бик тә көчле шәхес булуын әйтә:

- Әнкәйнең тормышы ил тарихының авыр елларына туры килде. Ул утны-суны кичкән, күп авырлыкларны күргән, сынмаган, сыгылмаган. Әнкәй мине авырлыклар алдында курыкмаска, көчле булырга өйрәтте.

Өченче улы Рафаэль әнкәсен зирәк тапкыр сүзле, мировой кеше иде дип бәяли:

- Мәктәптә укыганда, иртәрәк барып, классташлар белән тау шуабыз, чалбарлар юешләнеп бетте. Бер көнне безне, укытучылар бүлмәсенә алып кереп, стенага каратып бастырып куйдылар. Әнкәйне мәктәптән эзләп алып килделәр. "Дөһа апа, кара малаең нишләп йөри", диделәр. Әнкәй, әзрәк карап торганнан соң, "Өйдә малларны карады, су алып кайтты, дәресләрен әзерләде… Бала-чага уйнарга тиеш инде", - диде дә чыгып китте. Шуннан соң барыбызны да җибәрделәр.

- Әнинең эчке дөньясы матур, күңеле чиста иде. Шуның өчен дә аңа яшәргә жиңел булды. Ул көчле шәхес, чын мөгаллимә иде. Әнием белән аралашу-сөйләшү бик жиңел иде. Үткәннәрне искә төшерәм дә, "Әнкәйдән күргән җылылык, ярдәм, яхшылыкларны аңа кайтара алдыммы икән?" дигән уйлар баштан уза…

Дөһа Габделхак кызы әнә шулай, тормышын балаларына, кешеләргә, эшенә багышлап, ахыргача үзен аямыйча яшәгән. Тормышның матурлыгын күреп, тәмен татып, тырышып-тырмашып, эш сөеп яшәгән. Мөгаллимә үзенең укучыларына: "Уку-укыту - энә белән кое казуга тиң", - дип әйтә торган булган. Бер карасаң ул үзе дә энә белән казыган коесының татлы суын эчкән кеше. Әле олыгайгач та тәрбияче ролендә булган: күрше авыллардан да киңәш сорап килгәннәр аңа. Ул, hәрберсенең хәленә кереп, акыллы киңәшләрен биргән.

Бу язмабыз Дөһа Габделхак кызының һәм Мирза Гайнетдин улының тууына 100 ел тулу уңаеннан язылды. Борhан мәчетендә яңгыраган hәрбер азан һәм бу язмабыз аларның рухына дога булып барып ирешсен иде.

Гүзәл Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев