Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп чаралар өч датага планлаштырылган

30 августта ТАССР юбилее уңаеннан төрле объектларның тантаналы ачылуы көтелә.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп чаралар өч датага планлаштырылган: 27 майда (бу көнне 1920 елда Мәскәүдә ТАССР оешу турында декрет имзалана), 25 июньдә (ТАССР Хөкүмәте оешу көне) һәм 30 августта (бу көнне 1991 елда ТР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә). Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сөйләде. 
27 майда, элек расланган план нигезендә, зур форум булырга тиеш иде, ләкин коронавирус пандемиясе аркасында үзгәрешләр кертергә туры килде. Чәршәмбе көнне ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР Дәүләт Советы тантаналы утырыш уздырачак. 
Шул ук көнне республика оешуның 100 еллыгына Үзәк Банк чыгарган юбилей тәңкәсен күрсәтү дә планлаштырылган. 
Төп бәйрәм чаралары 25 июньдә дәвам итәчәк. Бу көнне Казанда Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин катнашында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узачак. Тантаналы очрашу булачак, анда ветераннар чакырылачак. Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, шул ук көнне республиканың вафат булган җитәкчеләренең каберләренә барып, аларны искә алу планлаштырыла. 
25 июньдә республика районнары буенча Татарстан флагы эстафетасы старт ала. 29 гыйнвардан башлап юбилей флагы эстафетаны Россия төбәкләре буенча узды. 
30 августта ТАССР юбилее уңаеннан төрле объектларның тантаналы ачылуы көтелә. Татарстан Премьер-министры урынбасары билгеләп үткәнчә, шул ук көнне Татарстан Республикасы Президенты исеменнән әлеге объектларны тантаналы кабул итү оештырылачак.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/26-05-2020/meropriyatiya-k-100-letiyu-tassr-budut-svyazany-s-tremya-istoricheskimi-datami-5745493

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев