Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ТАССРның 100 еллыгы» сайтының дизайны яңартылды

Яңартулар килүчеләргә электрон ресурска җайлашырга ярдәм итәчәк.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Татарстан сайтында дизайн яңартылды.
Бу исә электрон ресурска  тизрәк җайлашырга ярдәм итәчәк. Анда яңа бүлекләр барлыкка килде, баш биттә  материаллар күбрәк тәкъдим ителгән, мобиль версиясе дә кызыклырак.
Тарих белән актив кызыксынучылар өчен «Татар дөньясы» бүлеге булдырылды. Конкурс яратучыларның үз контентын йөкләү мөмкинлеге барлыкка килде, бу айфон отарга теләгән кешеләр өчен бик актуаль — «ТАССРның 100 еллыгы» сайтында «Үзеңне республика тарихында тап һәм айфон от» конкурсы старт ала.
«Тарих этаплары» бүлеге ТАССР тарихын унъеллык чорларга бүлә, бу да кирәкле материаллар эзләгәндә бик уңайлы.

«100 иң-иңнәр...» бүлеге Татарстан  тарихы турында  сөйләячәк, республикада йөз иң гаҗәеп урынны күрсәтәчәк, сайттан кулланучыларны йөз уникаль музейга җибәрәчәк һәм күренекле татарстанлылар белән таныштырачак.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/03-03-2020/u-sayta-100-let-tassr-obnovilsya-dizayn-5726674

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев