Ташлыяр
Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, 1735-1740 елларда Ташлыяр авылына Саба якларыннан күчеп килгән кешеләр нигез салган.
Ташлыяр авылы тигез калкулыкта Мәллә елгасының сул як ярында, район үзәге Мөслимнән 17 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылның төньяк ягындагы зур булмаган Кәүҗияк елгасы, Мәллә елгасына сул як кушылдык булып, Ташлыярдан түбәнрәк 1 чакрым чамасы урында килеп кушыла.
Хөрмәтле укытучы Мәхмүт Фәтхуллин оештырган туган якны өйрәнү музеендагы 1733, 1740, 1792 елларда сугылган акчалар коллекциясе һәм авыл зиратындагы иске кабер ташларындагы даталарны исәпкә алып, Ташлыярга XVII гасыр башларында нигез салынган, дип әйтергә була.
Казан ханлыгы басып алынгач, XVI-XVIII гасырларда авылыбыз җирләре башкорт биләмәләре булган һәм Уфа губернасына караган. Безнең бабаларыбыз килеп урнашканчы элек бу урында Балтач исемле мари авылы булган. Марилар Пучы якларына күчеп киткән.
1852 елгы сан алу документлары буенча, беренче күчеп килүчеләр арасында 85ләп хуҗалык була. Алар арасында Гамир Мусин, Хәйбулла Ишморатов, Габсаттар Әхмәтов, Асылгәрәй Мөхәммәтрәхимов, Сәйфетдин дигән кешеләрнең булуы мәгълүм. Авылда яшәүче Фәтхуллиннар нәселе менә шул Сәйфетдиннән килә.
Безнең бабаларыбыз бу җирләргә нинди кануннар нигезендә килеп урнашкан соң? Уфа губернасына караган бу биләмәләр килешү нигезендә билгеле бер вакытка арендага бирелгән. Әлеге ысул белән җиргә килеп урнашкан кешеләр припущенниклар дип аталган. Килешү вакыты чыккач, припущенниклар аз җирле крестьян булып кала (җан башына – 0,109 га – 5 сутый). XVIII гасыр башларында Сабадан күчеп килеп безнең авылга нигез салучылар, күрәсең, припущенниклар булгандыр. Чөнки алар, килешү срогы чыккач, аз җирле крестьян булып калган.
Авылга Ташлыяр исемен бирүнең сәбәбе төгәл билгеле түгел. Тарихта безнең авыл “Ташлияр Татарский” буларак билгеле. Элек авылыбыз урамнарында таштан өелгән коймалар күп иде. Фатих Шәфыйковның таштан өелгән урам коймалары бүген дә исән. Мәхмүт Фәтхуллин авылның исемен Мәллә, Кәүҗияк елгалары ярларында таш күп булуга бәйле, дип саный.
Тарихи чыганаклардан XVIII гасыр ахыры-XIX гасыр башында Байлар Сабасында яшәгән Аблаков фамилияле байның бәз мануфактура фабрикасы тотуы мәгълүм. Анда 600-700 кеше хезмәт куйган. Бикчәнтәй һәм Монасыйп Аблаковларның Янбай авылында тире эшкәртү заводы да булган. Аблаковлар Сабага Мамадыш шәһәреннән килгәннәр. 1835-40 елларда Аблаковка ялланып эшләүчеләр бунт күтәрәләр, фабрикага ут төртәләр. Фабрика янып бетә һәм янәдән торгызылмый. Аблаковлар Сабадан төрле якларга тарала. Шуларның бер төркеме 1840 елларда Ташлыярга күченеп килә. Алар авылны башта Кәүҗияк елгасының Мәллә елгасына кушылган урынында төзиләр һәм Кәүҗияк- Тамак дип атыйлар. Яз саен су баскач, авылның югары очына күченәләр.
Сабадан күчеп килүче Аблаковлар башында отставной солдат Сәйфулла Аблаков-Мусин була. Аблаковлар күп җирләрне сатып алалар. Аларның җирләре нәселдән нәселгә күчкән. 1861 елгы реформадан соң Ташлыяр авылында бары тик Аблаков фамилияле кешеләргә генә җир бирелгән. Бу фамилияне 28 кеше йөрткән. Алар: Әпсәләм, Әбелкасыйм, Абдулла, Талип, Зариф, Сәхәбетдин, Мостафа, Кәрим, Морзахан, Монасыйп, Муса, Гайсә, Садыкай, Вәлкәй, Афзал, Гайфулла, Миндияр, Юныс, Шәймәрдән, Әхмәтхафиз, Сабирҗан, Гарифуллиа, Сабур, Сафа, Закир, Шакир, Латыйп, Бикмөхәммәт.
1 9 7 3 - 7 5 е л л а рд а гы Е.Пугачев крестьяннар хәрәкәтендә Ташлыярдан 60 кеше катнашкан. Бу факт Ташлыяр авылының шактый зур булуын күрсәтә.
Административ яктан безнең авыл 1919 елга кадәр Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Карамалы-Александровка волостена караган. 1919-20 елларда Башкортостан һәм Татарстан автономияле республикалары төзелгәч, Карамалы-Александровка волосте ТАССРда калдырыла. 1896 елда Ташлыярда 805 кеше яшәгән.
1910-13 еллардагы Столыпин реформасы чорында Кәүҗияк-Тамак авылыннан 20- 30 крестьян хуҗалыгы Карамалы-Александровка волостенең Буралы авылыннан ерак түгел урында 1870 дисәтинә җир сатып алган һәм үз авылын оештырган. Бу эшне Аблаковлар һәм Шәйхелислам Ихсанов башкарган. Авылны Яңа Ташлыяр дип атаганнар (халык телендә Буклы Ташлыяр). Бу авылдан атаклы татар аристократлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров чыккан. Бу турыда Н. Ихсанова болай дип сөйли: “Безнең әти 1909 елда Мөслим районы Ташлыяр авылыннан күчеп килгәч туган”.
XVIII гасыр башында безнең авылда өч урында – Чагыл тавы, Үтәш чокырыннан көнчыгышта һәм Каран коесыннан ерак түгел урында бакыр чыгарыла. Аннан алынган руда бакыр эретү заводларына озатылган.
1917 ел азагында авылда Совет власте урнаштырыла. Крестьян депутатлары советы, авыл советы председателе, секретаре сайлап куела. 1918 елның апрелендә җир бүлү үткәрелә. Шуннан соң һәр елны һәркемгә җир бүлеп бирелгән (җан башына кырыклы дисәтинә). Җир бүлү Аблаковларда булмаган, чөнки аларның элек-электән һәрберсенең үз җире булган.
Авылда Совет власте урнашкач, сугышчан дружина да оештырыла. 1918 елда гражданнар сугышы башлангач, байтак авылдашлар, үзләре теләп, Кызыл Армия сафларына китә. Сугыш тәмамлангач, исән калган кызылармиячеләр авылга кайта.
1929 елда илдә колхозлар төзү компаниясе башлана. 1930 елның гыйнварында Ташлыярдан 99лап кеше, колхозга алуны сорап, гариза яза. Колхозның беренче рәисе итеп Вагыйз Ибраһимов сайлана. Колхозга “Марс” исеме бирелә. 1931 елда авылдагы хуҗалыкларның 72 проценты колхозга берләшә. 3 мартта колхозчыларның беренче съезды уза. Анда делегат булып Ташлыярдан Сәет Мөхетдинов һәм Гомәр Фәтхуллин катнаша. 1932 елда колхозчыларга эшләгән өчен хезмәт көне язу кертелә. “Марс” колхозы экономик яктан ныгый, алга киткән хуҗалыклардан санала.
1936-37 елларда Ташлыярда Мәллә елгасы аша су тегермәне төзелә. Габдулла Газизов ярма яргычы ясый. Тегермәндә күрше-тирә авыллар да он тарта, колхоз маллары өчен фураж ясый.
(Ахыры бар).
Гүзәлия Фатыйхова,
Ташлыяр китапханәсе китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев