Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташлыяр

Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, 1735-1740 елларда Ташлыяр авылына Саба якларыннан күчеп килгән кешеләр нигез салган.

Ташлыяр авылы тигез кал­кулыкта Мәллә елгасының сул як ярында, район үзәге Мөслимнән 17 чакрым ера­клыкта урнашкан. Авылның төньяк ягындагы зур булма­ган Кәүҗияк елгасы, Мәллә елгасына сул як кушыл­дык булып, Ташлыярдан түбәнрәк 1 чакрым чамасы урында килеп кушыла.

Хөрмәтле укытучы Мәхмүт Фәтхуллин оештырган туган якны өйрәнү музеендагы 1733, 1740, 1792 елларда сугылган акчалар коллекциясе һәм авыл зиратындагы иске кабер таш­ларындагы даталарны исәпкә алып, Ташлыярга XVII гасыр башларында нигез салынган, дип әйтергә була.

Казан ханлыгы басып алынгач, XVI-XVIII гасырлар­да авылыбыз җирләре башкорт биләмәләре булган һәм Уфа гу­бернасына караган. Безнең ба­баларыбыз килеп урнашканчы элек бу урында Балтач исемле мари авылы булган. Марилар Пучы якларына күчеп киткән.

1852 елгы сан алу документ­лары буенча, беренче күчеп килүчеләр арасында 85ләп хуҗалык була. Алар арасын­да Гамир Мусин, Хәйбулла Иш­моратов, Габсаттар Әхмәтов, Асылгәрәй Мөхәммәтрәхимов, Сәйфетдин дигән кешеләрнең булуы мәгълүм. Авылда яшәүче Фәтхуллиннар нәселе менә шул Сәйфетдиннән килә.

Безнең бабаларыбыз бу җирләргә нинди кануннар нигезендә килеп урнашкан соң? Уфа губернасына караган бу биләмәләр килешү нигезендә билгеле бер вакытка аренда­га бирелгән. Әлеге ысул белән җиргә килеп урнашкан кешеләр припущенниклар дип аталган. Килешү вакыты чыккач, припу­щенниклар аз җирле крестьян булып кала (җан башына – 0,109 га – 5 сутый). XVIII гасыр баш­ларында Сабадан күчеп килеп безнең авылга нигез салучылар, күрәсең, припущенниклар бул­гандыр. Чөнки алар, килешү сро­гы чыккач, аз җирле крестьян булып калган.

Авылга Ташлыяр исемен бирүнең сәбәбе төгәл билге­ле түгел. Тарихта безнең авыл “Ташлияр Татарский” буларак билгеле. Элек авылыбыз урамна­рында таштан өелгән коймалар күп иде. Фатих Шәфыйковның таштан өелгән урам койма­лары бүген дә исән. Мәхмүт Фәтхуллин авылның исемен Мәллә, Кәүҗияк елгалары яр­ларында таш күп булуга бәйле, дип саный.

Тарихи чыганаклардан XVIII гасыр ахыры-XIX гасыр башын­да Байлар Сабасында яшәгән Аблаков фамилияле байның бәз мануфактура фабрикасы тотуы мәгълүм. Анда 600-700 кеше хезмәт куйган. Бикчәнтәй һәм Монасыйп Аблаковларның Янбай авылында тире эшкәртү заводы да булган. Аблаковлар Сабага Мамадыш шәһәреннән килгәннәр. 1835-40 елларда Аблаковка ялланып эшләүчеләр бунт күтәрәләр, фабрикага ут төртәләр. Фабрика янып бетә һәм янәдән торгызылмый. Аблаковлар Сабадан төрле якларга тарала. Шуларның бер төркеме 1840 елларда Ташлы­ярга күченеп килә. Алар авыл­ны башта Кәүҗияк елгасының Мәллә елгасына кушылган уры­нында төзиләр һәм Кәүҗияк- Тамак дип атыйлар. Яз саен су баскач, авылның югары очына күченәләр.

Сабадан күчеп килүче Аблаковлар башында отстав­ной солдат Сәйфулла Абла­ков-Мусин була. Аблаковлар күп җирләрне сатып алалар. Аларның җирләре нәселдән нәселгә күчкән. 1861 елгы ре­формадан соң Ташлыяр авы­лында бары тик Аблаков фа­милияле кешеләргә генә җир бирелгән. Бу фамилияне 28 кеше йөрткән. Алар: Әпсәләм, Әбелкасыйм, Абдулла, Талип, Зариф, Сәхәбетдин, Мостафа, Кәрим, Морзахан, Монасыйп, Муса, Гайсә, Садыкай, Вәлкәй, Афзал, Гайфулла, Миндияр, Юныс, Шәймәрдән, Әхмәтхафиз, Сабирҗан, Гарифуллиа, Сабур, Сафа, Закир, Шакир, Латыйп, Бикмөхәммәт.

1 9 7 3 - 7 5 е л л а рд а ­гы Е.Пугачев крестьяннар хәрәкәтендә Ташлыярдан 60 кеше катнашкан. Бу факт Таш­лыяр авылының шактый зур бу­луын күрсәтә.

Административ яктан безнең авыл 1919 елга кадәр Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Карамалы-Александровка во­лостена караган. 1919-20 еллар­да Башкортостан һәм Татарстан автономияле республикалары төзелгәч, Карамалы-Алексан­дровка волосте ТАССРда кал­дырыла. 1896 елда Ташлыярда 805 кеше яшәгән.

1910-13 еллардагы Сто­лыпин реформасы чорында Кәүҗияк-Тамак авылыннан 20- 30 крестьян хуҗалыгы Карама­лы-Александровка волостенең Буралы авылыннан ерак түгел урында 1870 дисәтинә җир сатып алган һәм үз авылын оештырган. Бу эшне Аблаков­лар һәм Шәйхелислам Ихса­нов башкарган. Авылны Яңа Ташлыяр дип атаганнар (ха­лык телендә Буклы Ташлыяр). Бу авылдан атаклы татар ари­стократлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров чыккан. Бу турыда Н. Ихсанова болай дип сөйли: “Безнең әти 1909 елда Мөслим районы Ташлыяр авы­лыннан күчеп килгәч туган”.

XVIII гасыр башында безнең авылда өч урында – Ча­гыл тавы, Үтәш чокырыннан көнчыгышта һәм Каран кое­сыннан ерак түгел урында ба­кыр чыгарыла. Аннан алынган руда бакыр эретү заводларына озатылган.

1917 ел азагында авыл­да Совет власте урнаштыры­ла. Крестьян депутатлары со­веты, авыл советы председа­теле, секретаре сайлап куела. 1918 елның апрелендә җир бүлү үткәрелә. Шуннан соң һәр елны һәркемгә җир бүлеп бирелгән (җан башына кырыклы дисәтинә). Җир бүлү Аблаков­ларда булмаган, чөнки аларның элек-электән һәрберсенең үз җире булган.

Авылда Совет власте урнаш­кач, сугышчан дружина да оеш­тырыла. 1918 елда граждан­нар сугышы башлангач, бай­так авылдашлар, үзләре теләп, Кызыл Армия сафларына китә. Сугыш тәмамлангач, исән кал­ган кызылармиячеләр авыл­га кайта.

1929 елда илдә колхоз­лар төзү компаниясе башла­на. 1930 елның гыйнварын­да Ташлыярдан 99лап кеше, колхозга алуны сорап, гариза яза. Колхозның беренче рәисе итеп Вагыйз Ибраһимов сай­лана. Колхозга “Марс” исеме бирелә. 1931 елда авылдагы хуҗалыкларның 72 процен­ты колхозга берләшә. 3 март­та колхозчыларның беренче съезды уза. Анда делегат булып Ташлыярдан Сәет Мөхетдинов һәм Гомәр Фәтхуллин катна­ша. 1932 елда колхозчыларга эшләгән өчен хезмәт көне язу кертелә. “Марс” колхозы эконо­мик яктан ныгый, алга киткән хуҗалыклардан санала.

1936-37 елларда Ташлыярда Мәллә елгасы аша су тегермәне төзелә. Габдулла Газизов ярма яргычы ясый. Тегермәндә күрше-тирә авыллар да он тар­та, колхоз маллары өчен фураж ясый.

(Ахыры бар).

Гүзәлия Фатыйхова,

Ташлыяр китапханәсе китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев