Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташламалар бар

Пандемия сәбәпле оешмалар, шәхси эшмәкәрләр салымнар түләүдә берәр төрле ташламалардан файдалана аламы? Бу хакта салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Гөлсем Миңнуллина белән сөйләштек. 

– 2020 ел өчен оешмалар нинди ташламалардан файдалана ала? 
 

– 2020 ел өчен отчет чорыннан башлап, оешмалар транспорт һәм җир салымнары буенча салым декларацияләре тапшырмый. Бу  “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче бүлегенә һәм “Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче бүлекләренә һәм Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турындагы башка закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законның 9 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы 63-ФЗ санлы 2019нчы елның 15 апрелендәге Федераль закон нигезендә эшләнә. Бу ташламадан файдалану өчен транспорт яисә җир салымнары буенча ташламаларга хокуклы оешмалар гариза тапшырырга тиеш. Аның формасы Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган. Гаризаны карап тикшергәннән соң салым органы салым ташламасын бирү яисә бирмәү турында белдерү җибәрәчәк. 
 

– Гаризаны кайчанга кадәр тапшырырга була? 
 

– Ташлама турында гариза тапшыруның вакыты билгеләнмәсә дә, аны быелның беренче кварталында тапшырырга тәкъдим ителә. 
 

– Эшмәкәрләргә карата нинди ташламалар каралган? 
 

– Эшмәкәрлек эшчәнлегендә файдаланылучы (файдалану өчен билгеләнгән) объектларга карата 2020нче елның 1 апреленнән 2020нче елның 30 июненә кадәр шәхси эшмәкәрләрне милек, транспорт һәм җир салымнарын түләүдән азат итү карала. Бу хакта “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче бүлегенә үзгәрешләр кертү турында”гы 172-ФЗ санлы Федераль законда (08.06.2020) бәян ителә. Әлеге ташламадан файдалану өчен шәхси эшмәкәр салым органына гариза һәм ташламаны раслаучы документларын тапшыра ала.   
 

Мөнирә Арсланова.

Фото -  Pixabay.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев